"Экология. Табигать. Кеше»

2019 елның 13 апреле, шимбә

Экология буенча элементар белемнәр һәрберебезгә әйләнә - тирә мохитне сакларга өйрәнү өчен кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 15 апрельдә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бу - җирнең барлык кешеләре өчен әһәмиятле дата. Җәмәгатьчелеккә табигатьне һәм атмосфераны саклау кирәклеге турында искәртү өчен кирәк ул.           

Бу датага район үзәк китапханәсендә "Экология. Табигать. Кеше», «Экологик белем бирүгә ярдәм», «Табигатьне һәм тормышыбызны саклыйк», “Табигать дөньясына китап битләре буйлап» дигән бүлекләр җиһазланды.      

Күргәзмә бүлекләрендә җәмгыятьнең һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемаларын хәл итүдә экологиянең роле, әйләнә – тирә мохитнең экологик куркынычсызлыгы һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану принциплары турында сөйләүче фәнни - популяр, уку һәм сәнгать әдәбияты тәкъдим ителгән.    

Ә Ф. Абрамов, Б. Васильев, В. Астафьев, В. Распутин, Ч. Айтматов һ.б. сәнгать әсәрләре һәркемне табигатьне ярату турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International