Анастасия, син молодец!

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында хәзерге вакытта Владимирда уза торган 15-24 яшьлек яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелегендә чыгыш ясаучы Анастасия Голубина ярышларның бронза медален яулады. Анастасия тренеры -  Ришат Мансуров.

Ярышларда Россиянең 33 төбәгеннән 190 спортчы катнаша. 

Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча Анастасия авыр атлетика буенча Россия Федерациясе җыелма командасының төп составына кертелде.

Настя һәм тренер Ришат Мансуровны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да спорт үрләрен яулауларын телибез.  Сез чираттагы тапкыр Югары Ослан районын бөтен Россиягә таныттыгыз. Афәрин!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International