Бадминтон буенча ярышлар

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 19 апрелендә " Чемпион» спорт комплексында бадминтон буенча район ярышлары узды. Районның биш мәктәбеннән нәкъ 50 катнашучы әлеге ярышларда катнашты. Катнашучыларның күбесе 2008 елгы һәм кечерәк малайлар арасында җыелган иде.

Дүрт кортта 89 уен үткәрелде. Нәтиҗәдә җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә бүленде:

2008 елгы һәм кечерәк малайлар.

1 урын - Корнев Никита (Югары Ослан мәктәбе).
2 урын - Закиров Камил (Югары Ослан мәктәбе).
3 урын - Бабаев Ярослав һәм Баймяшкин Аркадий (Югары Ослан мәктәбе).

2008 елгы һәм кечерәк кызлар.

1 урын - Мөхетдинова Камилә (Гимназия)
2 урын - Җәләева Алинә (Гимназия)
3 урын - Кузина Анастасия (Карахуҗа урта мәктәбе)

2005 - 2007 елгы егетләр

1 урын - Яковлев Константин (Югары Ослан мәктәбе)
2 урын - Яковлев Олег (Югары Ослан мәктәбе)
3 урын - Востриков Александр (Югары Ослан мәктәбе)

2005 - 2007 елгы кызлар:

1 урын - Прохорова Карина (Печищи мәктәбе)
2 урын - Шәрипова Адилә (Югары Ослан мәктәбе)
3 урын - Романова Полина (Карахуҗа урта мәктәбе)

2001-2004 елгы егетләр

1 урын - Сөләйманов Альфред (Югары Ослан мәктәбе)
2 урын - Еговкин Игорь (Казан шәһәре)
3 урын - Минкин Айнур (Гимназия)

2001-2004 елгы кызлар:

1 урын - Хамидулина Лилианна (Югары Ослан мәктәбе)
2 урын - Хөсәенова Зилә (Гимназия)

Ярышларның баш судьясы Ильин П. Г.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International