Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү

24 апрель 2019 ел., чәршәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тарафыннан элек алынган кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр исәпләү һәм бирү дәвам итә.
          
Югары Ослан муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2019 ел башыннан шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары буенча процентларның бер өлешен түләү өчен заемчыларга 250 мең сумга якын субсидия исәпләнгән.
         
Әлеге программа гамәлдә булган 2006-2018 елларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан 23 млн. сумнан артык күләмдә субсидияләр түләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования