Бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

24 апрель 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Утырышның көн тәртибенә "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бюджетыннан җирлекләрнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» мәсьәлә куелган иде.

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге проектны район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования