Депутатлар район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр

24 апрель 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш район Советының кырык бишенче утырышы булып узды. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды. 

Район Советы утырышы эшендә: Маврина Лилия Николаевна – ТР Дәүләт Советы Секретаре, Нефедов Андрей Александрович – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, шулай ук ТР Президенты Аппаратының, ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый, профсоюз берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - кадрлар мәсьәләсе - Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү иде. Совет утырышы башланганчы конкурс комиссиясе утырышы булды, аның әгъзалары тәкъдим ителгән кандидатураларны карадылар, һәр дәгъвачы белән вакантлы вазыйфага әңгәмә кордылар. Конкурс комиссиясе тәкъдим иткән ике кандидатура арасыннан күпчелек тавыш белән район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп хәзерге вакытка кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Тимиряев Виктор Сергеевич билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования