-Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 2019 елның 13-22 маенда Югары Ослан районы территориясендә «Җәяүле кичүе» профилактик чарасы үткәрелә, - ди район ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов. - Безнең хезмәткәрләр һәр көнне җәяүлеләрнең хәрәкәтендә өстенлек бирмәү фактларына чик кую, бу урында тиешле урыннарда юл кичүе, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар үткәрә.
- Без юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырабыз. Исегездә тотыгыз, сезнең барыгызны да да өйдә көтәләр! - диде соңыннан Альберт Шамил улы.