Халыкара музейлар көне белән!

2019 елның 18 мае, шимбә

Хөрмәтле Югары Ослан муниципаль районы музей хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Туган якның мәдәни мирасын саклауга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызуга, патриотизм һәм гражданлыкны формалаштыруга керткән өлешегез бәяләп бетергесез! Сез  уникаль тарихи материаллар, матди культура предметлары җыясыз, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм яшьләр белән агарту һәм тәрбия эшләре алып барасыз - кирәкле һәм игелекле эш белән шөгыльләнәсез. Сез музей коллекцияләрен тамашачылар өчен мөмкин кадәр үтемле һәм кызыклы итәргә омтыласыз, үз җирегез тарихына хөрмәт һәм ата-бабаларыбызның истәлеген мәңгеләштерү үрнәген күрсәтәсез.

Намуслы хезмәтегез, тырышлыгыгыз, яраткан эшегезгә чиксез бирелгәнлегегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән сәламәтлек, иҗади активлык, энтузиазм, бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен сезнең иҗади хезмәтегездә уңышлар телим.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International