Татарстан Республикасы Матбугат көне белән!

2019 елның 19 мае, якшәмбе

Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм полиграфия индустриясе хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, редакторларны,  полиграфистларны, басма продукцияне таратучыларны – үзләренең иҗади хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне берләштерә.

Безнең тормышта массакүләм мәгълүмат чараларының роле бәяләп бетергесез. Укучыларга мәгълүматны дөрес итеп җиткерә белү һәм аның объективлыгы — бу сыйфатларның иҗтимагый фикер формалаштыруда мөһим фактор булып, сезнең эшегездә билгеле бер әһәмияткә ия.

"Идел яңалыклары” район газетасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез барлык осталыгыгызны Югары Ослан районында яшәүчеләр мәнфәгатендә лаеклы, игелекле максатларга ирешүгә юнәлдерерсез дип ышанам.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, иҗади илһам һәм рәхмәтле аудиториясен телим!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International