Югары Ослан районында «Акыллы» электр энергиясе счетчикларын урнаштыралар 

28 май 2019 ел., сишәмбе

Татарстанда электр энергиясенең «Акыллы» счетчикларын урнаштыру дәвам итә, хәзер эшләр Югары Ослан районында бара.

Кулланучылар өчен уңайлыклар күренеп тора — счетчик күрсәткечләрен төшерергә кирәкми, приборларны поверкага алып барырга кирәкми. Хәзер интеллектуаль исәпкә алу приборларын шәхси секторда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнаштыралар.

 Мондый счетчиклар электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыралар. Кулланучылар система белән мобиль кушымта аша идарә итә алачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования