12 июнь көнне Югары Осланның Үзәк мәйданында Россия көненә багышланган бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, ул «Авыл яши – Россия яши!» дип аталды.
Чараны ачып, алып баручылар үзләренең якташларын һәм авыл кунакларын төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, иминлек, барлык игелекле эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар теләделәр. Район мәдәният йортының ике халык коллективы - «Волжанка» ветераннар хоры һәм концерт программасын әзерләгән «Иделкәй» Татар вокаль төркеме чыгышлары да зур куаныч белән кабул ителде. Алар башкаруында Ватан, авыл, мәхәббәт һәм дуслык турында барлык танылган һәм популяр җырлар яңгырады.