Һава шартлары уңай булуыннан файдаланып, подрядчы оешма Түбән Ослан мәктәбе территориясендә төзелә торган спорт мәйданчыгына бетон нигезендәге махсус катлам урнаштыруны тиз арада тәмамлый алды. Шулай ук баскетбол боҗралары һәм яктырту баганалары монтажланды. Коймалар материаллары инде күптән кайтарылган, якын көннәрдә аны монтажлау башланачак.