Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы оператив киңәшмә узды. 

Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, документлар кергән физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар булды. Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка йөреш мәсьәләләре дә каралды.

Алда санап үтелгән сораулар буенча хәлләр турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек җитәкчесе Анна Йосыпова, система администраторы Алексей Савичев хәбәр итте.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга район башлыгы йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International