Медицина хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Дөньяда күп һөнәрләр бар, әмма дәвалау иң авыр һәм иң изге эш булып кала. Медицинага очраклы кешеләр килми. Кызгану, шәфкатьлелек, гуманизм – бу принципларга сезнең һөнәри эшчәнлегегез нигезләнә. Һәм бу ак медицина халаты йөртүче һәркемне үз эшләренең нәтиҗәләре өчен зур җаваплылык тоярга мәҗбүр итә. Кешеләр белән һәр көнне авыртуны бүлү бик авыр, шул ук вакытта өмет һәм оптимизм бүләк итеп. Тик моны үзләрен медицина белән бәйләүчеләр нәкъ менә шулай эшли.

Пациентлардан зур игътибар һәм рәхмәт сүзләре күбрәк булсын, сезнең эшегездә авырлыклар да азрак булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International