Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе булып узды, эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Марсель Данилов- балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы оператив сводка белән; «стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сатуны тыю өлешендә Федераль законның үтәлеше; урамда һәм җәмәгать урыннарында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау турында.
Рәшит Монасипов: җылыту сезонына әзерлек турында, аварияләрне киметү кысаларында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе эше турында;
Гөлия Камалетдинова 2019 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу барышы турында;
14 июньдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин район милли бәйрәме Сабантуйга һәм Бердәм Россия көненә йомгак ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде