Йөкле хатын-кызлар өчен “Аистенок” клубы дәресләре

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июнендә Югары Ослан РҮХ базасында “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская булачак әниләр өчен “Аистенок” клубының чираттагы дәресен үткәрде.
    
Чарага республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Джабрилова Бижи Нәби кызы чакырылган иде. Ул булачак әниләрне дәүләтнең балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, шулай ук “күп балалы әни” статусын алу юллары һәм андый әниләргә тиешле ташламалар белән таныштырды.
  
Утырыш дустанә шартларда узды, йөкле хатын-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Хатын-кызларга “Балага бер тапкыр бирелә торган пособиеләр”, “Сәламәтлек - ул синең хокукың”, “Йөклелек буенча исәпкә ни өчен басарга кирәк” дип аталган буклетлар тәкъдим ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International