Югары Ослан интернат-йортында Гаилэ, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара узды

8 июль 2019 ел., дүшәмбе

Һәр кеше тормышында иң зур байлык-аның гаиләсе. Шуңа күрә " Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты" хезмәткәрләренең бурычларының берсе булып төрле яшь категорияләре, милләтле , социаль статуслы кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру тора. Бер йортта дус яшәр өчен алар үзләрен зур бер гаилә итеп тоярга тиеш.

Бүген җылы, күңел атмосферасында, чын тату гаиләгә хасбулганча, безнең интернат-йортында Гаилэ, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм чарасы тематик бизәлгән залда узды. Болар барысы да гаилә җылысы һәм уңайлылык атмосферасы тудырды. Гаилә парларының мәхәббәт һәм тугрылык символы булган изге бәйрәм илебездә күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады. Аның килеп чыгышы, Петр һәм Феврониямәхәббәтенең гамәлдәге легендасы, традицияләр һәм символлар турында чараны алып баручылар, социаль эшбуенча белгеч Юлия Иванова һәм хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова сөйләде. Биредә яшәүчеләр Петр һәм Феврония Муромскийларның мәхәббәт тарихын бик теләп тынладылар.

Хәзер Югары Ослан интернат-йортында 4 гаилә пары яши. Алар учреждение стеналарында очрашканнар һәм өйләнешкәннәр. Бер-берсе турында кайгырту, мөнәсәбәтләр җылылыгы өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын озайта, гаилә бәхете алырга булыша. Бәйрәм ахырында  барлык парларга да ромашка бәйләмнәре бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования