Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев агымдагы сораулар буенча Башкарма комитет аппараты белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Башкарылган эшләр турында Башкарма комитетның бүлек башлыклары, муниципаль казна, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре хисап тотты.
Конструктив диалогта Башкарма комитет җитәкчесе Башкарма комитет хезмәткәрләренең планнарына төзәтмәләр кертте, хезмәткәрләр алдына яңа эш бурычлары куелды.