Бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурска гаризаларын кабул итү

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 15 июленнән 23 августына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга ТР бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска ТР коммерцияле булмаган оешмаларыннан гаризалар кабул ителәчәк.

Конкурс ТР Министрлар Кабинетының 2017 елның 8 августындагы 565 номерлы карары белән расланган Социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга конкурс нигезендә ТР бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә үткәрелә

Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85; 524-91-28.

Элемтә өчен җаваплы зат: Мөхәммәдьярова Зөлфия Ильяс кызы, Гафурова Айсылу Марат кызы, Нугаева Лилия Гомәр кызы.

Моннан тыш, конкурска заявка әзерләү мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International