Түгәрәк өстәл

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы белгечләренең Югары Ослан муниципаль районында эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча күчмә очрашуы кысаларында "Авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү" темасына "түгәрәк өстәл" узды.
 
Чарага крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Авыл хуҗалыгы кооперативларының төп эш принциплары, теркәлү һәм идарә итү тәртибе турында Казан кооператив институты ректоры урынбасары Сираҗетдин Нәбиев җентекләп сөйләде.

Җыелучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International