Бүген Югары Ослан муниципаль районының аппарат җитәкчесе Кабинетында Совет аппараты белән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
- җирле үзидарә органнарында кадрлар сәясәте һәм муниципаль хезмәт;
-район Советы аппаратына кергән документлар белән эшләү;
- гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү;
-район Советының хисап утырышына әзерлек;
- районның рәсми сайтында мәгълүматны актуальләштерү;
- юбиляр ветераннарны хөрмәтләү;
- киләсе атнага эш планы.
Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.