Гадәттәгечә җәй уртасында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләрен комиссия белән карап чыкты.
Торак пунктларны төзекләндерү, үзара салым объектлары буенча эшләр мәсьәләләре игътибар үзәгендә.
Тикшерү барышында 2020-2022 елларга перспектив планга кертү өчен өстенлекле мәсьәләләр билгеләнә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2019 ел планына республиканың максатчан программалары һәм грантлары аша кертү өчен тәкъдимнәр исемлеге төзеләчәк