Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә Югары Ослан муниципаль районының Иҗтимагый советының яңа рәисе - Сагдеев М. Т. белән таныштырудан башланды.
Аннары эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Рәшит Фәсхетдинов-Югары Ослан районы хәрби комиссары, Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе нәтиҗәләре турында;
Вилен Касыймов-Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы:
- мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында;
- районның гомуми белем бирү учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү турында;
Ирина Алеева – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы, 2019 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча төрле категория гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында;
Сергей Осянин-Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары:
- гражданнар җыеннары барышын контрольдә тоту турында
- участок сайлау комиссияләре эше өчен биналар әзерләү турында.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.