Югары Ослан районында алмимент түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр

7 август 2019 ел., чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районында “Өмет уртавы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул иттеләр.

Гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы Социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, Югары Ослан районының мәшгульлек үзәге директоры  Алинә Габдрахманова, Югары Ослан районындагы “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнарга опека һәм попечительлек органы баш белгече Светлана  Сураева кабул итте.

Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр бу гаиләгә балигъ булмаган балаларга алимент сорату өчен судка гаризаны ничек язу тәртибен өйрәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования