Барысы да картага куелачак

7 август 2019 ел., чәршәмбе

Гражданинның стандарт мәгълүматлары белән беррәттән электрон паспортка ИНН, СНИЛС һәм машина йөртү хокуклары да керә.

Министрлар Кабинеты Россия гражданинының электрон паспорты үрнәген тәкъдим итте, аны кәгазь урынына бөтен җирдә 2023 елдан, ә Мәскәүдә 2020 елның июленнән бирә башлаячаклар. Шәхес таныклыгын "Сан " га алыштыру этаплап башкарылачак.

2024 елга россиялеләр шәхес таныклыгының заманча формасын тулысынча файдаланырга тиеш, дип белдерде премьер-министр Дмитрий Медведев бу темага үткәрелгән киңәшмәдә.

Кәгазь паспортларны рәсмиләштерү 2022 елда туктатылачак, бу вакытка яңа үрнәктәге документ бирү пунктларының саны 3 меңгә кадәр җиткереләчәк. Беренче электрон паспорт артыннан ЭЭМ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, акрынлап системага дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре челтәрен дә кертү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования