Кыр хәбәрләре

2019 елның 9 августы, җомга

Бүгенге көнгә район басуларында 1864 гектар иген җыеп алынган, бу барлык мәйданнарның 11 % ын тәшкил итә.

Һава торышы шартлары аркасында предприятиеләр берничә көн буе урып-җыю эшләрен алып бара алмадылар. Һава торышы аязлануга, механизаторлар басуларга чыктылар. "Прокопьева А.И." КФХ комбайнчылары көзге арыш суктырдылар. Алар бер көн эчендә 25 гектар җыеп алды, 105 тонна суктырдык, димәк, бу басуда уңыш гектардан 42 центнер тәшкил итә.

"Заря" агрофирмасы комбайннары арпа суктыруда эшләделәр. Биредә дә уңыш механизаторларны сөендерде-ашлыкның дымлылыгы 18% булганда гектардан 38,5 центнер.

Иң күп комбайннар "Югары Ослан" Агрофирмасы һәм "Востокзернопродукт" филиалы кырларында эшләделәр.
 
Тулы булмаган көн эчендә механизаторлар 368 гектарны җыеп алдылар һәм 13720 центнер ашлык суктырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International