Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 10 августы, шимбә

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.

Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның, кергән документларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар бар. Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка керү һәм яңалыклар тасмасын татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре дә каралды.

Алда санап үтелгән сораулар буенча хәлләр турында Советның Гомуми бүлек башлыгы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлеге белгече Диана Әхмәтшина, системалы администратор Алексей Савичев сөйләделәр. Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга район башлыгы тарафыннан йөкләмәләр бирелде.

Киңәшмә ахырында Марат Галимҗанович барысын да физкультурачылар көне һәм якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады, нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International