Төзүчеләр көне белән!

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән котлыйм!   
 
Югары Ослан районы барлыкка килгән көннән башлап, нәкъ менә төзүчеләр кече Ватаныбызның кабатланмас йөзен формалаштырдылар, аны төзекләндерделәр, торак йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, кибетләр төзеделәр. Бүген дә сез район файдасына эшләвегезне дәвам итәсез.

Һөнәри осталык һәм җаваплылык, сайлаган эш белән мавыгу безнең районга елдан-ел матуррак булырга ярдәм итсен! Авыр, әмма мондый кирәкле хезмәтегез Сезгә шатлык һәм муллык алып килсен, сезнең барлык хыялларыгыз һәм өметләрегез чынга ашсын, сезнең кулларыгыз белән төзелгән һәр йортта тынычлык һәм татулык булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм илһам телибез!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International