Һәрвакыт контрольдә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнар мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә тотыла.

2019 елның 12 августына район Советы һәм Башкарма комитетына үтәлүгә тапшырылган контроль документлар исемлегенә 72 хат, шул исәптән 4 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелде.

Хатларны үтәү сроклары буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән үткәрелгән шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International