Мини-футбол буенча ярышлар

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Узган шимбәдә Югары Ослан авылының спорт мәйданчыгында физкультурачылар көне-2019 кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Ярышлар түбәндәге максатларда үткәрелде:

- халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

- халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

- яшьләр һәм олылар арасында мини-футболны популярлаштыру;

- иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау.

Мини-футбол ярышларында Югары Ослан авыл җирлеге командасы, Куралово авыл җирлеге командасы, Макыл авыл җирлеге командасы, Шеланга авыл җирлеге командасы һәм Юдино командасы катнашты.

Барлык матчлар да диярлек бик кызыклы һәм киеренке килеп чыкты. Уен барышында түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: дүртенче урынны Югары Ослан командасы яулады, өченче урынны Куралово командасы яулады, икенче урынны үз артыннан Шеланга авыл җирлеге командасы калдырды, ә беренче урынны Юдино командасы яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International