Авылда кече формаларны үстерү буенча зона семинары

12 август 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә авылда кече формаларны үстерү һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинары узды.

Киңәшмә өлеше башланганчы, районнар делегацияләре берничә авыл хуҗалыгы объектында булдылар. Ике предприятиедә: "Татягода" һәм "Җиләкле үзән", җиләк культуралары үстерү технологиясе белән таныштылар. Биредә җиләк ачык һәм ябык грунтта үстерелә. Аннары семинарда катнашучылар Олы Яке авылыннан Мөхәммәтҗановларның шәхси хуҗалыгында һәм Олы Ключи авылында урнашкан "Индюжина" кошчылык фабрикасында булдылар.  

Семинар Олы Ключи авылы клубында түгәрәк өстәл форматында дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования