«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан Макыл урта мәктәбендә 20 август көнне балалар  һәм аларның якыннары өчен бәйрәм булып узды.
 
Бәйрәмнең төп кунакларын - булачак беренче ыйныф укучыларын сәламләп, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович, Иннополис шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Шагалеев Руслани Ринатович, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Камалетдинова Гөлия Фидаилевна, МКУ "Мәгариф бүлеге" җитәкчесе Касимов Вилен Вакифович, Макыл авыл җирлеге башлыгы Матвеева Алина Ильшатовна, Макыл урта мәктәбе директоры Панасик Николай Владимирович балаларны һәм аларның әти-әниләрен яңа этап башлану белән котладылар, булачак беренче сыйныф укучыларына бары тик "бишле"гә генә укуларын теләделәр һәм 21 балага портфельләр тапшырдылар.

Әкият геройларуен формасында танып-белү викториналары һәм конкурслар үткәрделәр, аларда балалар бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International