Үзара салым-2020

10 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Авыл җирлекләрендә 2019 елда үзара салым буенча эшләр дәвам итә. Подрядчылар эшләрне Олы Мәми, Канаш, Мәйдан, Макыл җирлекләрендә тулысынча башкардылар. Ямбулат, Куралово, Килди, яр буе Морквашы авыл җирлекләрендә эшләр тәмамланып килә. Вахитовта чишмәне төзекләндерү, Борнаш авылында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзү, Карахуҗа авылында янгын сүндерү машинасы өчен гараж төзү, Печищеда су белән тәэмин итүне реконструкцияләү эшләре актив алып барыла.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы, 2020 елга референдумның мөмкин булган темалары турында сезнең фикерегезне беләсе килә. Фаразланган җыем суммасы (республикадан финанслануны исәпкә алып) 4-6 млн. сум тәшкил итә. Район сайтына яки авыл җирлегенә үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне җибәрегез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования