Авиамодель спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелеге

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Югары Ослан районының Каинки авылында беренче тапкыр авиамодель спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Ярышларда 60 ка якын кеше катнаша, шуларның 20 се — республика халкы.
Ачылу тантанасында катнашучылар алдында беренче булып Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады: "Мондый тарихи вакыйганы ачу күңелле. Мин бу уку үзәге базасында булачак очучылар, инженерлар, конструкторлар үзләренең осталыкларын һәм практикаларын алуларын теләр идем. Чөнки башкача булмый».
Аннары сүзне Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International