1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр Югары Ослан районында гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы уздырылачак.
Башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары җәлеп ителәчәк. Гамәли чараларның киң даирәсе эшләнәчәк. Тренировка барышында төрле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә әзерлек тикшереләчәк.
Соңгы берничә елда штаб күнегүләре ел саен 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган гражданнар оборонасы көне алдыннан үткәрелә.