Балалар иминлеге айлыгы кысаларында бүген Югары Ослан гимназиясендә тренировкалы эвакуация узды. Әлеге чараның төп максаты – гадәттән тыш ситуацияләр булганда күнекмәләрне эштә тикшереп карау иде . Әлеге чара барышында 300 укучы вакытында эвакуацияләнде.