Укытучылар көне белән!

2019 елның 5 октябре, шимбә

Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Чын укытучы мәктәп программасына нигезләнгәненнән һәрвакыт күбрәк бирә. Ул яшь кешегә, яшүсмергә, балага үзләрен аңларга, иң яхшы кешелек сыйфатларын ачарга, ахыр чиктә тормышта үз юлын табарга ярдәм итә. Сез укучыларга күңелегезнең бер кисәкчеген саласыз, аларга намуслылык, гаделлек, ышаныч, бер-береңә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт кебек мөһим нәрсәләрне күрсәтергә омтыласыз.

Кадерле укытучылар! Беләм, сезнең өчен иң зур бәхет – укучыларның уңышлары. Алар һәрвакыт сезне куандырсын һәм рухландырсын! Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, энергия, иҗади һәм һөнәри җиңүләр телим.

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International