Квалификация күтәрү курслары

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

«2014 – 2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында агымдагы елның 14 октябреннән Казан шәһәрендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «яңа эш башлаучы муниципаль хезмәткәр», «Муниципаль орган эшчәнлеген юридик тәэмин итү» Хакимият органнарында кадрлар эше»программалары буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары уза.

Югары Ослан муниципаль районыннан әлеге программалар буенча Югары Ослан муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының дүрт хезмәткәре катнаша.

Программаларны ачу процедурасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International