65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «LADA Largus» җиңел автомобиле Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларына көн саен «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында чыгып килә.

«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Югары Ослан районы авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә медицина оешмаларында тикшерү узу турында алдан кисәтәләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә социаль ярдәм күрсәтәләр.     

Сентябрьдә медицина оешмаларына Диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен 106 өлкән яшьтәге граждан китерелде. Октябрь аенда бу мөмкинлектән 112 өлкән буын вәкиле файдаланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International