15 октябрь көнне Татар дәүләт академия театрында. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу конкурста безнең районнан «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ Инглиз теле укытучысы, гер спорты буенча тренер – укытучы Игорь Осянин катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Игорь Осянин «тормышка юллама»номинациясендә җиңү яулады.