Югары Ослан районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый советның планлы эше кысаларында Совет рәисе урынбасары Николай Скарлухин агымдагы елда үзара салым программасы буенча төзелгән Ямбулат авыл җирлегендәге часовняны карады.
Авыл халкы инициативасы һәм җирлек башлыгының оператив эше нәтиҗәсендә часовня оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп төзелгән. Якын арада часовняны ачу һәм изгеләндерү планлаштырыла.