Марат Җәббаров Югары Ослан районы агрофирмаларында булды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Югары  Ослан  районына  эш  сәфәре  белән  килде.   Сәфәрнең  төп  максаты  райондагы  вәзгыять белән,  аның  агросәнәгать  куәте һәм аның  үсеш  мөмкинлекләре  белән  танышу иде.  

Сәфәр  барышында  Марат Җәббаров район  башлыгы   Марат Зыятдинов белән  бергә    машина-трактор  паркын һәм Рус Борнашы авылында   «Прокопьева А.И.» КФХсының терлек  симертү  фермаларында,  Куралово  авылында  һәм Макулово авылында  «Восток Зернопродукт» АҖенең  машина-трактор  паркларында булды, “Нармонка» АФ” ҖЧҖенең сөт-товар фермасын, ашлык  складын һәм  машина-трактор  паркын  карап  чыкты.    

Аннары   вице-премьер Югары  Ослан  районының агрофирмалар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре     белән  киңәшмә  уздырды һәм  аларның  эш  нәтиҗәләре  һәм  үсеш перспективалары   турында мәгълүмат  тыңлады.  

Эш сәфәре  нәтиҗәләре  буенча  һәр авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  буенча  Юл картасы  эшләү  турында  карар  кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International