Татарстанда онлайн-тавыш бирү башланды

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Дәүләт хакимияте органнары максатларын халык алдында формалаштыру буенча сынау проекты Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстанда республика министрлыкларының социаль блок бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә республикада яшәүчеләр медицина, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, Хезмәт һәм социаль яклау өлкәләре хезмәткәрләре өчен нинди мәсьәләләрне хәл итү өстенлекле булып тора дип сайлый. 

Сайлау өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнү, «халык арасында сораштыру» сервисына күчү һәм тавыш бирү узу да җитә. Ул 29 ноябрьдә тәмамлана. Татарстанлылар министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә алалар. Тавыш бирү Татарстан дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проекты кысаларында уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования