Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәр безнең Конституция нормалары үтәлә торган хокукый гражданнар җәмгыятендә бердәм күпмилләтле халык булып яшәргә омтылуыбызны символлаштыра.

Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез. Шуңа күрә тарихи традицияләрне саклау һәм төрле телләрдә сөйләшүче төрле диндәге һәм карашлы кешеләр мәдәниятенә хөрмәт итү бик мөһим.

 Бу җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм татулыкны тәэмин итә. Үзебезнең бөек илебез, туган республикабыз һәм Югары Ослан районы өчен горурлык хисе безне һәрчак берләштерсен! Сезгә бәхет һәм иминлек, оптимизм һәм тормыш ныклыгы, тынычлык һәм татулык телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International