Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 8 ноябре, җомга

«Россия Федерациясендә түләүсез хокукый ярдәм турында» законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән бөтен ил буенча Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне узачак.

2019 елның 20 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Советының утырышлар залында Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе, социаль яклау, мәгариф бүлекләре, район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Алдан язылу өчен телефон: 2-12-65

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International