Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр өчен спелеотерапия курслары

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында быелдан башлап «Демография» милли проектының бер өлеше булган «Өлкән буын» федераль проекты старт алды.  Проектның төп максаты – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту булуын исәпкә алып, социаль хезмәт алучылар белән табиб киңәше буенча махсус җиһазландырылган бүлмәдә, спелеотерапия курслары уза. 
Махсус тозлы атмосферада булу интернатта яшәүчеләргә бронхларда һәм үпкәләрдә нормаль микрофлораны торгызырга, сулыш юлларын чистартырга, тире патологияләре һәм төрле аллергия күренешләренең килеп чыгу куркынычын киметергә генә түгел, тыныч шартларда ял итәргә дә мөмкинлек бирә, бу исә, үз чиратында, аларны хроник талчыгудан арындыра, стрессны киметә, депрессияне дәвалый һәм ялкынсыну процессларын киметә.
- Миңа тозлы бүлмәгә йөрү бик ошый. Билгеләнгән курсның яртысын гына уздым, әмма инде уңай нәтиҗәне сизәм, - дип кичерешләре белән уртаклашты интернатта яшәүче Анатолий Кузнецов. 
Һәр сеанс 30-40 минут дәвам итә.  Тоз мәгарәсенә керер алдыннан яшәүчеләребез берничә әзерлек этабы уза. Башта интернат белгечләре алар белән спелеотерапиянең файдасы турында әңгәмәләр үткәрәләр, шуннан соң мәҗбүри сулыш гимнастикасы ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International