Максим Сәлахетдинов Татарстан чемпионы булды 

2019 елның 17 ноябре, якшәмбе

Яшел Үзәндә гер спорты буенча республика чемпионаты һәм Беренчелеге узды, анда безнең район данын Югары Ослан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең гер спорты секциясендә тәрбияләнүчеләр, Карагуҗа спортчылары яклады.

 Ике көн дәвамында егетләребез үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Беренче урынны Максим Сәләхетдинов, республика чемпионы булып, Спорт мастерлыгына кандидат исемен раслап, яулады. Аерым сүзләргә Азат Хәбәров һәм Андрей Кәримов лаек. 15 яшьлек егетләр 22 яшькә кадәрге категориядә чыгыш ясадылар һәм тренерның тырышлыгы, зирәклеге аркасында, үз үлчәү авырлыгында икесе дә дүртенче урынны алды.
 - Укучыларымның уңышларына шатмын, - ди егетләрнең тренеры Игорь Осянин. - Бик максатчан егет Азат Хәбәров, җитди шөгыльләнә һәм нәтиҗәгә эшли башлады. Аның үлчәү авырлыгында көчле спортчылар, спорт мастерлыгына кандидатлар булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International