2019 нчы елның 7 нче декабрендә Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе 25-еллык юбилеен билгеләп үтте.
Юбилей тантанасын мәктәп директоры Сычева О.Г. ачып җибәрде. Бәйрәмдә кунаклар күп иде: Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С.В., Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Касимов В. В., мактаулы кунак Янтыкова Ф. Р., «Агрофирма» җитәкчесе Яруллин Д. Г., Олы Мәми авыл җирлеге Башлыгы Фомина Г. А., педагогик хезмәт ветераннары, төрле еллар чыгарылышлары. Мәктәп тарихы турында беренче директор Маслов Н.Г.сөйләде.
Укытучылар коллективы һәм мәктәп укучылары чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тантаналы чара һәм квест - истәлекләр әзерләделәр.
Бәйрәм җылы һәм күңелле үтте.