Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Шәһәр халкына сату өчен, авыл халкы авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын алып килгән. Безнең фермерларның, шәхси хуҗалыкларның һәм эшмәкәрләрнең саф, табигый продукциясенә ихтыяҗ зур. Шәһәр халкы безнең Фермерлар һәм хуҗалыклар катнашында ярминкәне түземсезлек белән көтә, һәм һәр тапкыр сатучыларга әдәпле һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәләр. Киләсе һәм соңгы быел ярминкә 21 декабрьдә булачак.

 Үз продукциясен сатарга теләүчеләрне катнашырга чакырабыз. Белешмәләр өчен Телефон: 8 (84379)2-14-26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International