"Каникул көннәрендә Китап ал һәм укы»

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Кышкы бәйрәмнәр-тылсымлы вакыт, ул вакытта кызыклы Яңа Ел эшләре белән генә шөгыльләнәсе килә. Һава торышы салкын булуга карамастан, 3 гыйнвар көнне Район балалар китапханәсе үзенең беренче укучыларын 2020 нче елда безнең китапханәдә ел саен үткәрелә торган «каникул көннәрендә Китап ал һәм укы» дип исемләнгән сюрприз-акция белән каршы алды.

Һәр ел саен безнең китапханәнең беренче өч укучысына, сайланган китап белән бергә, китапханә хезмәткәрләре Күңелле Яңа ел сувенирлары бүләк итәләр. Кояшлы суык көнне беренче булып безнең китапханәгә Муравьева Александра һәм Михайлова Регина килделәр. Шулай ук укучылар яңа кайткан китапларга күзәтү-китап күргәзмәсе белән таныштылар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International